Казань
3

Илһам Шакиров — 90

    • 6+
    Подробное описание
    Расписание

    15 февраль — Татар филармониясе өчен генә түгел, бөтен татар халкы өчен дә әһәмиятле дата. Бу көнне легендар җырчы, исеме дөнья күләмендә танылган, миллионлаган тамашачыларның мәхәббәтен яулаган Илһам Гыйльметдин улы Шакиров туган. Быел аңа, исән булса, 90 яшь тулган булыр иде.

    Ярты гасырдан күбрәк иҗат гомере дәвамында мәшһүр җырчыбыз зур концерт эшчәнлеге алып барды, Россиянең һәм Советлар Союзының бик күп калаларында, союздаш республикаларда, чит илләрдә гастрольләрдә булды. И. Шакиров концертлары һәрчак зур уңыш белән узды.

    Асыл җырчыбызның искиткеч зур репертуары татар халык җырларыннан, бик күп татар композиторлары әсәрләреннән тора иде. Халык җәүһәрләре булган җырлар белән рәттән, ул классиканы да җырлады, романсларны яратып башкарды. Шулай ук татар тамашачысы рус, казах, үзбәк, әзәрбәйҗан, каракалпак, башкорт һәм башка халыкларның җыр сәнгате белән И. Шакиров жырлары аша танышты.

    Илһам Шакиров 59 елдан күбрәк гомерен Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе җырчысы булып, милләтебезгә армый-талмый хезмәт итте.

    2002 елдан башлап бүгенгә кадәр филармониядә бөек җырчының туган көненә багышланган концертлар уздырыла. 2017 елга хәтле Илһам Шакиров аларда үзе дә катнашып килде.

    2025 елның 15 февралендә легендар җырчыбызның тууына 90 ел тулуга багышланган зур концерт була. Анда Илһам Шакиров җырлары татар эстрадасы йолдызлары башкаруында яңгыраячак. Бәйрәм кичәсендә Зилә Сөнгатуллина, Салават Фәтхетдинов, Фирдинант Сәлахов, Филүс Каһиров, Зәйнәп Фәрхетдинова, Рәсим Низамов, Зөлфия Шакирова, Әсхәт Хисмәтов, Резеда Галимова, Вил Усманов, Артур Исламов, Эльза Заяри, Эльмира Кәлимуллина, Асылъяр, Алмас Хөсәенов, Алинә Кәримова, Азат Кәримов, Илгиз Мөхетдинов, Чулпан Йосыпова, Рөстәм Насыйбуллин, Татьяна Ефремова, Алина Даутова, Булат Закиров, Салават Шәфыйков, Булат Зарипов, Миләүшә Миңнушина, Айнур Моратов, Әлфис Галиуллин, Вадим Захаров, Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт театры оркестры катнашачак.

    Концерт өч бүлектән тора:
    I бүлек — татар халык җырлары;
    II бүлек — татар композиторлары;
    III — эстрада җырларың классик әсәрләре.

    Оештыручыга бәйле булмаган сәбәпләр аркасында күрсәтелгән катнашучылар исемлеге кимрәк булырга яки үзгәрергә мөмкин.

    24 февраля, понедельник
    18:30
    Продажи нет